ТР «Алабуга урманчылыгы» ДКУдә урман культураларын инвентарьлау буенча эшләр алып барыла

2021 елның 19 октябре, сишәмбе

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре «Алабуга урманчылыгы» ДКУ территориясендә урман культураларын инвентарьлау һәм аларны урманнар урнашкан җиргә утырту буенча тикшерү белән чыкты.

Бу ел урман культураларын үстерү өчен эссе һәм коры булды, шуңа күрә агачларның үсеп китү мөмкинлеге кимеде, әмма киләсе елга ук мондый кишәрлекләрне утырту материалы белән тулыландыру каралган. Әлеге материаллар питомникта җитәрлек дәрәҗәдә бар.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елда урманчылыклар тәкъдим иткән инвентарьлау материалларының дөреслеген тикшерү быелның ноябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International