Әгерҗе муниципаль районында 3 нче мәктәпнең 10 сыйныф укучыларына урман флорасын саклау һәм аучылык ресурслары өчен уңайлы шартлар тудыруга багышланган чара оештырылган. Анда «Әгерҗе урманчылыгы» ДКУ дәүләт урман инспекторлары, ветеринария хезмәте, «Кичке таң» дәүләт табигый комплекс тыюлыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм махсус саклана торган табигать территорияләре өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча район бүлеге вәкилләре катнашты.
Чара ике өлешкә, ягъни теоретик һәм гамәли өлешкә бүленгән. Башта балаларга урманнарны саклау үзенчәлекләре, янгын куркынычсызлыгы һәм табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында җентекләп сөйләгәннәр, шулай ук кошлар өчен аерым оештырылган урыннар һәм чуерташлыкның нәрсә нәрсә икәнлеген аңлатканнар.
- «Кошлар өчен махсус җиһазландырылган урында канатлы дуслар каты ризыкны уу өчен бүксәләренә вак ташлар җыя, шулай ук көл катыш туфрак тузанында «коена», бу аларга паразитлардан арынырга мөмкинлек бирә», – дип сөйләгән балаларга Әгерҗе районының биологик ресурслар бүлеге җитәкчесе Эдуард Хуҗәхмәтов.
Чараның практик өлешендә балалар зур кызыксыну белән әлеге урында кошларга йорт ясаганнар һәм аңа ком тутырганнар, шулай ук алар викторина сорауларына да җавап биргәннәр. Иң актив катнашучылар – Сөләйман Трейдин һәм Никита Гордеев мактау грамоталары белән бүләкләнгәннәр.