Саба районының «Нургали оныклары» мәктәп урманчылыгы әгъзалары хайваннарны тукландыруда катнашкан

2021 елның 22 октябре, җомга

Саба районы Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Нургали оныклары» мәктәп урманчылыгы әгъзалары хайваннарны тукландыру эшләрендә катнашкан.

Яшь урманчылар Саба урманчылыгының урман инспекторлары һәм Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре белән бергә куяннар өчен тозлык ясаганнар, пошиларга тоз салганнар, кыр кәҗәләре һәм мараллар өчен печән таратып чыкканнар. Балалар яңа эшчәнлектән уңай хис-кичерешләр алып, булган белемнәрен практикада ныгытканнар. Һәр катнашучы чарада актив катнашкан өчен Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International