Кама урманчылыгы хезмәткәрләре «Берсут» мәктәп урманчылыгы укучылары белән очрашкан

2021 елның 22 октябре, җомга

Кама урманчылыгы хезмәткәрләре Пристань-Берсут төп гомуми белем бирү мәктәбенең «Берсут» мәктәп урманчылыгы укучылары белән очрашкан. Очрашу Мамадыш районының Яңа поселогы мәдәният йортында узган. «Кама урманчылыгы» ДКУ Кама урманчылыгының урман остасы Сәяф Гыйззәтуллин Кама урманчылыгының урман хуҗалыгы тарихы, урман тармагы хезмәткәре һөнәренең әһәмияте һәм Кукмара районының Лубян урман-техника көллиятендә урман эшенә өйрәтү турында сөйләгән. Укучылар белән әңгәмә вакытында урманнарга сакчыл караш, янгын куркынычсызлыгы һәм урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәү темасына зур игътибар бирелгән.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International