Росгвардиянең Казан махсус билгеләнеш хезмәткәрләре һәм РФ Милли гвардиясенең армия генералы И.К.Яковлев исемендәге институтның Жуков ордены Новосибирск хәрби институтының бүлекчәдә стажировка уза торган курсантлары «Урманны саклыйк» бөтенроссия акциясендә катнаштылар. Чара Шәһәр яны урманчылыгының Матюшино участогы территориясендә оештырылды.
Элегрәк Росгвардиянең махсус билгеләнештәге Казан отрядының хәрби хезмәткәрләре республиканың табигый байлыкларын саклауга һәм арттыруга юнәлтелгән төрле экологик акцияләрдә берничә тапкыр катнашкан иде инде. Алар парк зоналарын һәм чишмәләрне чистарттылар, Татарстан Республикасының тарихи, рухи кыйммәтләренә һәм казанышларына караган истәлекле урыннарны төзекләндерү буенча эшләр башкардылар.
Чара барышында Матюшино урманчылыгының бүлеп бирелгән кишәрлегендә Казан спецназчылары һәм курсантлар 1200 тирәсе ылыслы агач утыртты.
«Экологик акциянең төп бурычы – табигатькә тернәкләнүгә ярдәм итү. Ул безнең буынны һәм балаларыбызның киләчәген саклар», – дип билгеләп үтте Россия Эчке эшләр министрлыгының Махсус билгеләнешле Казан отряды командиры полковник Сергей Хәйретдинов.