Тәтеш татар урта мәктәбенең «Яшь урманчы» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар Тәтеш урман хуҗалыгының базислы урман питомнигына барганнар. Әлеге питомник Тәтеш урманчылыгының Тәтеш кишәрлегендә, 19 нчы кварталның 23 нче бүлемтегендә урнашкан. Балалар өчен экскурсияне участок урманчысы Рәис Абдрахманов үткәргән.
Очрашу барышында Рәис Абдрахманов укучыларга төп урман барлыкка китерүче токым орлыкларын җыю үзенчәлекләре, аларны саклау, чәчү, орлыкларны карау технологияләре турында сөйләгән.
Дәрес ахырында участок урманчысы укучыларны «Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыклары хәрәкәте символлары» республика конкурсында катнашырга чакырган.