Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районында урман утыртмаларының санитар торышын яхшырту буенча эшләр дәвам итә. «Бүгенге көндә Чирмешән урманчылыгы территориясендә 38,4 гектар мәйданда санитар-савыктыру чаралары башкарылды, – дип сөйләде җитәкче-урманчы урынбасары Әлфинур Җиһаншина. – Хәзерге вакытта эшләр Казан участогының 67 нче кварталындагы 14 нче бүлемтегендә һәм Светлогорск участогының 78 нче кварталындагы 16 нчы бүлемтегендә уздырыла, барлыгы 18 кеше җәлеп ителгән».
Аның сүзләренә караганда, быел Чирмешән урманчылыгы территориясендә барлыгы 112 га мәйданда санитар-савыктыру чаралары башкарылачак.