Яшь татарстанлылар макулатура җыю буенча «Шәп экология сәяхәте өчен кәгазь бумы» акциясендә катнаша ала

2021 елның 28 октябре, пәнҗешәмбе

Ноябрьдә Россиянең барлык төбәкләрендә макулатура җыю буенча «Шәп экология сәяхәте өчен кәгазь бумы» акциясе узачак. Җиңүчеләрне илнең махсус сакланыла торган табигать территорияләренең берсенә сәфәр, оештыручылардан рәхмәт хатлары һәм электрон сертификатлар көтә.  

Акция 2021 елның 15-19 ноябрендә узачак. Аны РФ Мәгариф министрлыгы оештыра, шулай ук чарага РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык, Туристлык буенча федераль агентлык, Россия мәктәп укучылары хәрәкәте, Балалар туризмын үстерүнең проект офисы, «Убиратор» да теләктәшлек белдергән.

Акциядә балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары, балалар берләшмәләренә яки түгәрәкләргә йөрүчеләр катнаша ала. Уку йортыннан берничә команда җыелырга мөмкин, һәрберсеннән укучылар арасыннан лидер билгеләнергә тиеш. Анда катнашу өчен команданы «ЭкоХОД» проекты сайтында шәхси кабинетта теркәргә кирәк: https://ecohod.fedcdo.ru. Ә акцияне үткәрү вакытында балаларга макулатура җыярга һәм кабул итү пунктына илтеп бирергә кирәк. Үз мәктәбендә яки балалар бакчасында барысыннан да күбрәк макулатура җыйган командага үзләренең районда яки шәһәрдә ничек итеп макулатура җыюлары һәм калдыкларны аралап җыюның ни рәвешле оештырылуы турында  видеоролик төшерергә туры киләчәк.

Акция нәтиҗәләре 30 ноябрьдә «ЭкоХОД» проекты сайтында басылачак, ә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 2021 елның декабрендә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International