ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров аппарат киңәшмәсе үткәрде

2021 елның 29 октябре, җомга

Бүген Министрлыкта аппарат киңәшмәсе булып узды, анда беркетмә йөкләмәләрен үтәү барышы каралды. Чараны урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров үткәрде. Киңәшмәдә министрның беренче урынбасары, эшләр идарәчесе, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Киңәшмә барышында федераль дәүләт урман (контролен) күзәтчелеген гамәлгә ашыру, Татарстан Республикасы урман комплексын цифрлаштыру, мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерү, дәүләт телләре турындагы законнарны үтәү, тоту өчен билгеләнгән урман диләнкеләрен үзләштерү һ.б. мәсьәләләр каралды.

Аерым алганда, министрга 2021 ел башыннан алып республиканың дәүләт урман инспекторлары урманнарда 18.7 мең патрульлек үткәрде һәм административ хокук бозулар турында 702 беркетмә төзелде, дип сөйләделәр. Шулай ук зарури таләпләрне һәм муниципаль хокукый актларда билгеләнгән таләпләрне Россия Федерациясенең урман законнары өлешендә бозуга юл куймау турында 1,3 меңнән артык кисәтү бирелгән.

Докладларны тыңлап, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хезмәткәрләргә урман законнары бозылуны кисәтү һәм ачыклау, урманнарда санитар куркынычсызлыкны тәэмин итүгә һәм  «Экология» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында  техника сатып алуга кагылышлы йөкләмәләрне җиткерде.

«Тулаем алганда, 2021 елга дәүләт йөкләмәсе кысаларында урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча калган эшләрне башкару, кирәкле документларны рәсмиләштерүгә аерым игътибар бирүегез турында сорыйм», – дип йомгак ясады Равил Кузюров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International