Бүген Казан шәһәренең «Бокс һәм өстәл теннисы үзәге» спорт комплексында Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында өстәл теннисы буенча ярышлар узды. Ярышларда Рөстәм Мөхәммәтшин, Илназ Хөсәенов һәм Алена Мартьянова составындагы ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы командасы катнашты.
Министрлык белгечләре ТР Финанс министрлыгы командасына каршы уйнады.
«Уен гади түгел иде, кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Безгә лаеклы көндәшләр эләкте, – дип билгеләп үтте Алена Мартьянова. – Гомумән алганда, син спорт яратам, фитнес-клубта шөгыльләнәм, кышын чаңгыда йөрим, шуңа күрә ярышларда да бик теләп катнаштым».