Зеленодольск сынау урман хуҗалыгының урман янгыннарын сүндерү станциясе белгечләре кышкы чорга әзерләнә

2021 елның 1 ноябре, дүшәмбе

Урманнарда янгын куркынычы сезоны тәмамлануга бәйле рәвештә, «Зеленодольск сынау урман хуҗалыгы» ДБУ II типтагы урман янгыннарын сүндерү станциясе белгечләре кышка әзерлек эшләрен башлап җибәргән, ул территория җыештыру, сезонлы хезмәт күрсәтү, урман янгыннарын сүндерү техникасын һәм янгынга каршы җиһазларны төзекләндерү һәм консервацияләү кебек эшләрне үз эченә ала.

«Хезмәткәрләр машиналарны һәм җайланмаларны юу, чистарту, буяу эшләрен алып бара, техник сыеклыкларны, фильтрларны, запас частьләрне алыштыра, – дип сөйләде урман янгыннарын сүндерү станциясе җитәкчесе Алексей Арешин. – Бу чараларның барысы да җайланмаларның һәм техниканың киләсе янгын куркынычы янаган чорга кадәр сакланышын гарантияли».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International