ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Әлмәт муниципаль районында булды

2021 елның 1 ноябре, дүшәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Әлмәт районында булды.

Килеп җитү белән министр «Әлмәт урман хуҗалыгы» ДБУ эшчәнлек участогын карап чыкты һәм урман янгыннарын сүндерә торган һәм урман-культура техникасын саклау шартлары белән танышты. Аңлатмаларны «Әлмәт урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Рушан Мөхәммәтшин биреп барды.

Аннары Равил Кузюров урман хуҗалыгының базислы урман питомнигын карады. Рушан Мөхәммәтшин быел питомникта 920 мең данә үсенте үстерелүе турында сөйләде, аларның 350 мең данәсе – нарат, 56 мең данәсе – имән һәм 492 мең данәсе – корычагач.

Очрашу барышында шулай ук 10 ай эчендә урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча башкарылган эшләрнең нәтиҗәсе һәм киләсе чорга бурычлар турында да фикер алыштылар. Аерым алганда, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров 2021 елга дәүләт биреме кысаларында урман законнарын бозу очракларын ачыклау һәм кисәтү, санитар-савыктыру чаралары планы үтәлешен контрольдә тотуны көчәйтү кирәклеге турында билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International