Ютазы районы Ютазы урта мәктәбендә «Макулатура биреп, агачны коткар» дигән экологик акция узган. Аны оештыручылар – «Яшел патруль» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар һәм педагоглар.
Акциядә катнашучылар көче белән барлыгы 500 кг макулатура җыелган.
«Без мондый акцияләрне даими уздырабыз, чөнки макулатура җыю һәм эшкәртү планетаның табигый ресурсларын рациональ кулланырга һәм дөньядагы экологик хәлне яхшыртырга мөмкинлек бирә, – ди «Яшел патруль» берләшмәсендә катнашучы Ралина Гәрәева. – Һәркем әйләнә-тирә мохитне саклауга нинди өлеш кертә алуы турында уйлансын иде».