«Мин һәм Кызыл китап» республика кул эшләре конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү вакыты тәмамлана. Исегезгә төшерәбез, аны Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты оештыра.
Конкурс мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүче нәниләр һәм республика гомуми белем бирү учреждениеләренең 1-11 сыйныф укучылары арасында ике номинация буенча үткәрелә:
– Татарстан Республикасы Кызыл китабына кертелгән үсемлек төрләре, шулай ук гөмбәләр һәм лишайниклар сурәтләнгән эшләр»;
– «Татарстан Республикасы Кызыл китабына кертелгән хайван төрләре сурәтләнгән эшләр».
Эшләр 2021 елның 9 ноябренә кадәр кабул ителә. Конкурс турында тулырак мәгълүматны әлеге сылтама аша белергә мөмкин: https://ojm.tatarstan.ru/file/ojm/File/положение%20о%20Конкурсе.PDF.