Татарстан Республикасында урман утыртмаларын урман патологиясе буенча тикшерү эшләре алып барыла. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау һәм яклау секторы белгечләре мәгълүматлары буенча, быелның 3 ноябренә барлыгы 39,4 мең га мәйданда үсентеләр тикшерелгән. Эшләрне «Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге һәм республика урман хуҗалыклары белгечләре башкара.
Исегезгә төшерик, урман патологиясе буенча тикшерү урманнарның хәзерге санитар һәм патологик торышын билгеләү һәм санитар-савыктыру чараларын үткәрү өчен кирәкле документлар әзерләү максатларында үткәрелә.