Татарстанда урман үсемлекләре орлыкларының иминият фондын яңарту эшләре тәмамланган

2021 елның 3 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасында урман үсемлекләре орлыкларының иминият фондын яңарту буенча эшләр тәмамланган. Барлыгы 55 кг орлык әзерләнгән. Хәзерге вакытта фондта 295 кг ылыслы токым орлыгы бар, шул исәптән 176 кг – нарат, 105 кг – чыршы, 14 кг – карагай орлыгы.

Исегезгә төшерик, урман үсемлекләре орлыкларының иминият фондларына корткычлар белән зарарланмаган һәм патоген микрофлорасы булмаган, башлыча даими урман-орлык базасы объектларында, югары продуктив утыртмаларда әзерләнгән, үсеш алу энергиясе югары күрсәткечләргә ия 1 нче класс сыйфатына караган орлыклар салына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International