2021 елның 10 аенда Татарстан Республикасы территориясендә федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыруга йомгак ясалды. Шулай итеп, бу чорда дәүләт урман инспекторлары республиканың урман фонды җирләренә 19,5 мең патрульлек үткәргән, административ хокук бозулар турында 714 беркетмә төзелгән.
Урманнарда санитар һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу аеруча еш очрый торган җитешсезлекләр.
Шулар белән берлектә, зарури таләпләрне һәм муниципаль хокукый актларда Россия Федерациясенең урман законнары өлешендә билгеләнгән таләпләрне бозуга юл куймау турында 1,3 меңнән артык кисәтү бирелгән.