«Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ кишәрлек урманчысы Нурсил Гыйбадуллин «Байтик» БСК профильле сменасында катнашучылар өчен дәрес үткәргән

2021 елның 8 ноябре, дүшәмбе

Быелның 1-7 ноябрендә «Байтик» белем бирү-савыктыру комплексы базасында «Байтория» илендә көзге каникул» дигән профильле смена узган. Анда 6-10 яшьлек 50дән артык бала катнашкан.

Профильле смена кысаларында туризм һәм туган якны өйрәнү темаларына багышланган төрле мастер-класслар, семинарлар һәм уеннар оештырылган.

Әлеге смена эшендә «Шәһәр яны урманчылыгы» дәүләт казна учреждениесенең Матюшино кишәрлегендә участок урманчысы Нурсил Гыйбадуллин катнашкан, ул «Кеше тормышында урманның роле» темасына дәрес үткәргән. Очрашу барышында ул балаларга урманнар, аларның мөһим экологик, икътисадый һәм социаль үзлекләре, урманнарда яшәүче хайваннар һәм кошлар турында сөйләгән. Участок урманчысы шулай ук урманда янгын һәм санитар куркынычсызлык кагыйдәләренә дә җентекләп тукталган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International