«Зәй урман хуҗалыгы» ДБУ белгечләре 2022 елгы урман культуралары өчен туфрак әзерләү эшен төгәлләгән

2021 елның 8 ноябре, дүшәмбе

«Зәй урман хуҗалыгы» ДБУ белгечләре киләсе елның урман культуралары өчен туфрак әзерләү эшләрен төгәлләгән. «Дәүләт йөкләмәсе буенча мондый эшләр барлыгы 61 гектар мәйданда башкарылды. Участоклар Зәй урманчылыгының Болгар, Зәй, Кушниково, Өргәнчә һәм Ямаш кишәрлекләрендә әзерләнде», – дип сөйләде урман хуҗалыгы директоры Ранил Мөхәммәдиев.

«Шулай итеп, без 2021 елның көзге урман культуралары сезонын уңышлы тәмамладык. Элегрәк урман культуралары эстәп утыртылды һәм базислы урман питомникларында утырту материалына инвентаризация үткәрелгән иде, – дип өстәде Ранил Мөхәммәдиев.  – Орлык материалы әзерләүгә килгәндә, план 265 кг иде, барлыгы 3350 кг яфраклы токым орлыгы җыелды».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International