2021 елның 14-21 ноябрендә Бөтенроссия экологик диктанты үткәрелә

2021 елның 9 ноябре, сишәмбе

2021 елның 14-21 ноябрендә Бөтенроссия экологик диктанты үткәрелә. Быел чара https://экодиктант.рус/ порталында онлайн һәм офлайн-форматларда оештырылачак.

Экологик диктант тест формасында узачак, ул 25 сораудан тора. Биремнәр катлаулылыгы буенча дүрт дәрәҗәгә бүленә: 12 яшьтән кечерәк балалар өчен, 12-18 яшьлекләр өчен, экология өлкәсендә профильле белеме булмаганнар һәм профильле белеме булган өлкән кешеләр өчен. Биремнәрне үтәү өчен 45 минут вакыт биреләчәк.

Мәсьәләләр төрле темаларга, шул исәптән энергия һәм ресурсларны саклау, экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү, экологик гадәтләр формалаштыру темаларына кагылачак. Диктант нәтиҗәләре буенча катнашучылар сертификатлар яки җиңүче дипломнары белән бүләкләнәчәк.

Диктантны оештыручылар – Федерация Советының Аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты, «Равноправие» АКО, «Ангел-ДетствоХранитель» ҖЧҖ һәм «Балалар өчен федераль экология-биология үзәге» ФДБМУ.

Исегезгә төшерәбез, узган ел Татарстан Бөтенроссия экологик диктантында актив катнашкан төбәк булды. Шулай ук республика җиңүчеләр саны буенча да беренче урынны алган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International