3нче гимназия укучылары Татарстан Республикасының Урманнарны яклау үзәгендә булганнар

2021 елның 9 ноябре, сишәмбе

Зеленодольск муниципаль районының 3 нче гимназиясе укучылары Владимир Осипов һәм Милана Таһирова «Рослесозащита»  ФБУ филиалы – ТР Урманнарны яклау үзәгенә барганнар. Чара «Урманны яклау – безнең эшебез» мәгълүмат кампаниясе кысаларында оештырылган.

Экскурсия барышында балалар ТР Урманнарны яклау үзәге эшчәнлегенең юнәлешләре, урман патологиясен мониторинглау һәм урманнарны торгызуны мониторинглау максатлары һәм бурычлары турында белгәннәр, урман үсемлекләре орлыкларының чәчүлек сыйфатын билгели торган җайланманы күргәннәр.

«Балалар безгә очраклы гына килмәде, киләчәктә Володя урман тармагында эшләргә планлаштыра, ә Милана эколог булырга тели, – дип сөйләде «Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Венера Ефременкова. – Без һәрвакыт кызыксыну белдергән яшьләр белән хезмәттәшлек итүгә әзер торабыз, фәнни-гамәли эшләр әзерләүдә методик ярдәм күрсәтәбез һәм үз һөнәребезнең үзенчәлекләре турында рәхәтләнеп сөйлибез».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International