Азнакай урманчылыгы хезмәткәрләре 1 нче номерлы «Огонек» балалар бакчасында «Урман – безнең байлыгыбыз» дигән тематик чара үткәргәннәр

2021 елның 9 ноябре, сишәмбе

Азнакай районының Актүбә бистәсендә катнаш төрдәге 1 нче «Огонек» балалар бакчасында «Урман – безнең байлыгыбыз» дигән тематик чара уздырылган. Анда «Азнакай урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре – Мәлбагыш кишәрлегенең участок урманчысы Бәхтияр Хашимов һәм урман остасы Гүзәл Сөләйманова, педагоглар һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр катнашкан.

Чара барышында Гүзәл Сөләйманова балаларга урман, «яшел байлык»ны саклауның мөһимлеге һәм тармак һөнәрләре турында сөйләгән. Шулай ук ул урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә дә кыскача гына тукталып киткән.

Очрашу ахырында агач утырту буенча мастер-класс оештырылган. Бәхтияр Хашимов үсентеләрне утырту ысуллары һәм кагыйдәләре турында мәгълүмат җиткергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International