Арча муниципаль районы Лесхоз урта мәктәбендә «Пластик шешәләргә – яңа тормыш!» экологик акциясе үткәрелгән. Аны оештыручылар – «Табигать варислары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар һәм педагоглар.
Укучылар көче белән барлыгы 135 кг пластик җыелган. Оештыручылар сүзләренә караганда, әлеге акция системалы характерда булачак, киләсе пластик җыю чарасы 2022 елның мартына билгеләнгән.