«Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыклары хәрәкәте символлары» республика конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә. Аны ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы оештыра.
Конкурсның максаты – яшь буынга экологик белем һәм тәрбия бирү, Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыклары хәрәкәте өчен бердәм символлар (флаг һәм герб) эшләү.
Конкурста Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүче балалар һәм аларның җитәкчеләре, белем бирү оешмаларында укый торган 5 яшьтән 18 яшькә кадәрге укучылар катнаша ала. Катнашу өчен 2021 елның 21 ноябренә кадәр schoolforestyrt@mail.ru электрон почта адресына гариза һәм эш җибәрергә кирәк.
Конкурс нәтиҗәләре быелның 25 декабренә кадәр билгеле булачак. Тулырак мәгълүмат: https://minleshoz.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_2971198.pdf.