Азнакай урманчылыгында дәүләт урман инспекторлары өчен семинар узган

2021 елның 11 ноябре, пәнҗешәмбе

Азнакай урманчылыгында дәүләт урман инспекторлары өчен семинар узган. Укулар барышында урман законнарындагы үз көченә кергән үзгәрешләр, профилактик һәм контроль-күзәтчелек чаралары үткәрү үзенчәлекләре каралган.

Моннан тыш, мәҗбүри таләпләрне һәм муниципаль хокукый актларда билгеләнгән таләпләрне бозуга юл куймау турында кисәтүләр бирү кагыйдәләренә, урман законнарын бозу турында актлар һәм административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзүгә аерым игътибар бирелгән.

Лекцияләр белән тыңлаучылар алдында «Азнакай урманчылыгы» ДКУ урман саклау һәм яклау инженеры Нурия Шәрифуллина һәм юрисконсульт Ирина Хәкимова чыгыш ясаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International