Лубян урман-техника көллиятендә «Беренче курс студенты» студентлар иҗаты фестивале булып узган

2021 елның 12 ноябре, җомга

Лубян урман-техника көллиятендә «Беренче курс студенты» студентлар иҗаты фестивале булып узган.

Бәйрәмдә катнашучыларны көллият директоры Рим Фәхразыев сәламләгән. Үз чыгышында ул урманчы һөнәренең әһәмияте турында сөйләгән, балаларга ныклы сәламәтлек, бәхет һәм барлык башлангычларында уңышлар теләгән. «Сезнең һәрбарчагызга уку еллары һәм студент тормышы уңышлы һәм нәтиҗәле булып узсын иде, монда үткән елларыгыз онытылмаслыкка әйләнсен иде дип теләр идем», – дип билгеләгән Рим Фәхразыев.

Бәйрәмдә төрле иҗат номерлары күрсәтелгән. Фестиваль нәтиҗәләре буенча беренче урынны 11 нче урман хуҗалыгы төркеме командасы алган. Икенче урын 12 нче икътисад төркеме командасына бирелгән, өченче урында – 13 нче бакча-парк төркеме.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International