ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы командасы Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында бадминтон ярышларында катнашты

2021 елның 13 ноябре, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында бадминтон ярышлары узды. Ярышлар Казан шәһәрендә Бадминтон үзәге базасында узды.

Ярышларда Артем Николаев, Инсаф Ихсанов, Екатерина Румшевич һәм Лилия Колючевадан торган ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы командасы катнашты.

Министрлык белгечләре ТР Мәдәният министрлыгы командасына каршы уйнады.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы 2011 елдан бирле республика территориясендә физкультура-спорт хәрәкәтен саклау һәм үстерү, дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең физик яктан камилләшүе өчен шартлар тудыру максатында үткәрелә. Элегрәк, быел чаңгы ярышлары, баскетбол, мини-футбол, өстәл теннисы, җиңел атлетика һәм шахмат буенча ярышлар узган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International