Ютазы урта мәктәбенең «Яшел патруль» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар «Кышын кошларны ашатыгыз» акциясен үткәргән

2021 елның 15 ноябре, дүшәмбе

Ютазы урта мәктәбенең «Яшел патруль» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар «Кышын кошларны ашатыгыз» акциясен үткәргән. Чара кысаларында балалар мәктәп территориясендә кошлар өчен җимлекләр ясап элгәннәр.

Исегезгә төшерәбез, «Кышын кошларны ашатыгыз» акциясенең максаты – балаларның һәм өлкәннәрнең игътибарын кышлаучы кошларга җәлеп итү, алар өчен кышлату чорын җиңеләйтү, шулай ук халыкның экологик активлыгын арттыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International