«Татарстанның чиста урманнары» республика табигать саклау акциясенең көзге этабына йомгак ясалды: урман фондыннан 2 мең куб.м. каты көнкүреш калдыклары җыеп чыгарылган

2021 елның 15 ноябре, дүшәмбе

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында «Татарстанның чиста урманнары» республика табигать саклау акциясенең көзге этабына йомгак ясалды. Исегезгә төшерәбез, ул быелның 13 сентябреннән 13 ноябренә кадәр узган иде.

Акциянең көзге этап нәтиҗәләре буенча урман фондыннан 2 мең куб.м каты көнкүреш калдыклары җыеп чыгарылган. Анда Министрлык карамагындагы учреждениеләрнең белгечләре, республика учреждениеләре, оешмалар, предприятиеләр хезмәткәрләре, урман кишәрлекләрен арендалаучылар, бакчачылык ширкәтләре, кооперативлар вәкилләре, югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары, волонтерлар катнашкан.

Шулай ук урман тармагы хезмәткәрләре тарафыннан 24 чишмә төзекләндерелгән, 75 аншлаг, мәгълүмат тактасы һәм урманнарга килә торган гражданнар өчен 61 ял итү урыны төзекләндерелгән. Моннан тыш, 1,5 мең куб.м. күләмендә черегән коры-сары һәм аунак агачлар да җыеп, өемнәргә куелган.

Исегезгә төшерик, «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясе ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2010 елдан бирле үткәрелә. Аның төп максаты – урманнарда уңай санитар-экологик хәл булдыру. Акция Татарстанның барлык муниципаль районнарында да уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International