Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре Бөтенроссия экологик диктантында катнашты. Барлыгы 12 кеше үз белемнәрен сынады.
«Минемчә, Бөтенроссия экологик диктанты – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә гамәлгә ашырыла торган мөһим проектларның берсе. Экологик белемнәр һәр кешегә табигать өчен үз гамәлләренең нәтиҗәләрен аңлау өчен кирәк, – дип шәрехләде Министрлыкның аренда мөнәсәбәтләре бүлеге җитәкчесе Фәнил Әхмәдуллин. – Бу бигрәк тә яшь буынга кагыла. Әмма без, өлкәннәр, яшьләргә үрнәк күрсәтергә тиеш. Мин бүген акциягә бик теләп кушылдым һәм үз белемнәремне сынап карадым».
Исегезгә төшерәбез, Бөтенроссия экологик диктанты 14 ноябрьдә старт алды һәм 22 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Чара порталда офлайн һәм https://экодиктант крус/ порталында онлайн-форматларда оештырылган.
Акцияне оештыручылар булып Федерация Советының Аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты, «Равноправие» АКО, «Ангел-ДетствоХранитель» ҖЧҖ һәм Федераль балалар экология-биология үзәге тора.