Кошлар өчен җимлекләр X интернет-конкурсына эшләр кабул ителә башлаган. Аны Россиянең Кошларны саклау берлеге оештыра.
Эшләр 2022 елның 21 мартына кадәр http://birds-konkurs.ru сайтында кабул ителә. Бәйгедә теләге булган һәркем катнаша ала.
Жюри ай саен түбәндәге номинацияләр буенча берәр эш сайлап алачак:
– «Оптималь вариант» (кошларның ихтыяҗлары өчен һәм стандартларга җавап бирә торган җимлекләр + дизайн);
– «Могҗиза-ашханә» (иң матур һәм оригиналь җимлек).
2022 елның 1 апреле – Халыкара кошлар көненә – жюри әгъзалары конкурс үткәрүнең һәр аендагы номинантлары арасында берәр җиңүчене сайлап алачак.
Җиңүчеләр Россия кошларны саклау берлегеннән грамоталар һәм призлар алачак. Бәйгедә катнашучыларның барысы да конкурста катнашу буенча электрон таныклыклар ала алачак.
Оештыручылар сүзләренә караганда, фотода эш авторы да булырга тиеш.