Татарстанда яшь үсентеләрне карау эшләре төгәлләнгән

2021 елның 17 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасында яшь үсентеләрне карау эшләре төгәлләнгән. Дәүләт йөкләмәсе нигезендә 2021 елга алар барлыгы 3 мең га мәйданда башкарылган.

«Яктырту һәм сирәкләү кебек урман хуҗалыгы чаралары үткәрелде, – дип сөйләде ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт урман реестры, урманнардан файдалану һәм урман корылышы бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Василий Чернов. – Яктырту чаралары барышында төп токымнарны каплап тора торган куаклар һәм янәшә үскән токымнар киселде, сирәкләү барышында агачларның куелыгы көйләнде һәм агачлар өчен үсеш шартлары яхшыртылды. Шулай итеп, урманчылыкларда сыйфатлы утыртмалар булдырылды».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International