«Кама урманчылыгы» ДКУ Шумбут кишәрлегенең участок урманчысы Рифкать Исмәгыйлев Балык Бистәсе районының «Лесовичок» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар өчен «Урманны саклагыз» темасына дәрес үткәргән.
Дәрес барышында Рифкать Исмәгыйлев укучыларга ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аның карамагындагы учреждениеләр, урман профилендәге һөнәр төрләре, шулай ук урманнарда янгын һәм санитария куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында сөйләгән.
Очрашу азагында участок урманчысы укучыларны «Кышын кошларны ашатыгыз» экология акциясенә кушылырга чакырган.