Татарстанлылар макулатура җыю буенча бөтенроссия акциясендә катнаша ала

2021 елның 17 ноябре, чәршәмбе

2021 елның 5-10 декабрендә макулатура җыю буенча бөтенроссия акциясе – #БумБатл узачак. Акциянең инициаторы булып «Илкүләм приоритетлар» АКО тора, РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, РФ Мәгариф һәм югары белем министрлыгы һәм берничә иҗтимагый һәм волонтерлык оешмалары катнаша. 

#БумБатл нигезендә – кемнең күпме чимал тапшыруы буенча ярышу гына түгел, ә социаль челтәрләрдә челлендж башлап җибәрү дә. Җиңүчеләр, аккаунтын билгеләп, укучылар үзләре билгели торган кумир белән шәхсән аралашу мөмкинлегенә ия булачак.

Акциядә катнашу өчен:

 1) макулатура җыярга;

2) #БумБатл, #нацпроектэкология хештеглары белән социаль челтәрләрдә пост урнаштырырга;

3) кумирның аккаунтын билгеләргә;

4) акциянең https://бумбатл.национальныепроекты.рф/ сайтында катнашу өчен гариза бирергә кирәк.

Оештыручылар сүзләренә караганда, бер катнашучы тарафыннан берничә пост бастыру җиңү мөмкинлеген арттыра. #БумБатл акциясе нәтиҗәләре буенча илнең иң нәтиҗәле мәктәпләре, югары уку йортлары һәм компанияләре билгеләнәчәк.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, акция «Экология» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән икенче тапкыр уздырыла. Узган ел чарада Россиянең 67 төбәгеннән 385 меңнән артык мәктәп укучысы катнашкан булган. Ике атна эчендә балалар 600 тоннадан артык макулатура җыйган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International