«Рослесозащита» ФБУ филиалы Татарстан Республикасы Урманны яклау үзәге хезмәткәрләре Зеленодольск районының 19 номерлы «Красная Шапочка» балаларны карап тору һәм савыктыру бакчасында тәрбияләнә торган балалар белән «Кышын кошларны ашатыгыз» акциясенә кушылган. Чарада балалар бакчасы территориясендә кошлар өчен җимлекләр эленгән.
Очрашу барышында учреждение филиалы җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Венера Ефременкова балаларга республиканың урман фонды, урман ресурсларын һәм тармак һөнәрләрен саклауның әһәмияте турында сөйләгән. Моннан тыш, ул кош-корт төрләренә җентекләп тукталган һәм аларның урманны корткычлардан саклаудагы роле турында сөйләгән.
Исегезгә төшерик, «Кышын кошларны ашатыгыз» акциясенең максаты – кошларның кышлау чорын җиңеләйтү өчен балаларның һәм олыларның игътибарын җәлеп итү, шулай ук халыкның экологик активлык дәрәҗәсен күтәрү.