Татарстан Республикасының урман тармагы вәкилләре Бөтенроссия экология диктантында катнаша. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының тармак оешмалары белгечләре, мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүче балалар, Лубян урман-техника көллияте студентлары һәм укытучылары үзләренең белемнәрен сынап карый.
«Мин экодиктантта инде икенче тапкыр катнаштым, – ди Ютазы урта мәктәбенең «Яшел патруль» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнә торган Азалина Лукашина. Ышанам ки, экология – хәзерге дөньяның иң актуаль фәннәреннән берсе. Һәркем әйләнә-тирә мохитне саклау һәм киләчәк буыннар хакына табигый байлыкларга сак карарга кирәклеген аңларга тиеш».
Искәртеп узабыз, Бөтенроссия экология диктанты 14 ноябрьдә старт алды һәм 22 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Чара офлайн һәм https://экодиктант.рус/ порталында онлайн форматларда оештырылган.
Акцияне оештыручылар буларак Федерация Советының Аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты, «Равноправие» АКО, «Ангел-ДетствоХранитель» оешмасы һәм Федераль балалар экология-биология үзәге катнаша.