Кукмара муниципаль районының Лубян авылында Лубян урман-техника көллияте студентлары арасында ел саен уздырыла торган Спартакиада дәвам итә. Бу атнада көллияттә ирләр командалары арасында баскетбол ярышлары булып узган.
Ярышлар нәтиҗәсендә беренче урынны 21 нче урман хуҗалыгы һәм 22 нче икътисад төркемнәре алган. Икенче урында 32 нче икътисад төркеме, өченчедә – 13 нче бакча-парк төркеме командасы.
Элегрәк, спартакиада кысаларында, Лубян урман-техника көллиятендә футбол ярышлары үткәрелгән иде.