Казан дәүләт аграр университеты базасында «Урманнарны янгыннан авиацион һәм җир өсте чаралары белән саклау» программасы буенча квалификация күтәрү курслары башланып китте

2021 елның 22 ноябре, дүшәмбе

Бүген «Казан дәүләт аграр университеты» югары һөнәри белем бирү ФДБМУ базасында «Урманнарны янгыннан авиацион һәм җир өсте чаралары белән саклау» программасы буенча квалификация күтәрү курслары башланды.

Курсларда катнашучыларны ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев һәм «Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм белгечләренең россиякүләм квалификация күтәрү институты» өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең урманнарны торгызу, саклау һәм яклау кафедрасы доценты Анатолий Перминов сәламләде.

«Иң элек мин Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм белгечләренең россиякүләм квалификация күтәрү институты укытучыларына рәхмәт белдерәм, алар якындагы 5 көндә сезгә лекцияләр укыячак, – дип билгеләп үтте урман хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Равил Кузюров. – Шулай ук институт ректорына күрсәтелгән ярдәм һәм дәресләр үткәрү базасы өчен рәхмәт белдерәм».

«Мин үзем дә әлеге укуларны уздым һәм урман янгыннарын сүндерү өлкәсендә яңа белем һәм күнекмәләр алдым, – дип өстәде министр. – Шуңа күрә курслар программасы кызыклы, бай һәм сезнең өчен файдалы булыр дип ышанам. Хәерле юл, уңышлар, сезгә».

Институт ректоры Айрат Вәлиев катнашучыларга уңышлы уку атнасы теләде. «Сезне безнең университет диварларында күрүемә бик шатмын, – диде Айрат Вәлиев. – Барыгызга да уңышлар, вакытны файдалы үткәрегез».

Уку йорты доценты Анатолий Перминов үз чыгышында Татарстанның кайбер юнәлешләр буенча алдынгы төбәк булуына күрсәтте. «Шул исәптән урман хуҗалыгын үстерү, урманнарны янгыннан саклауга да аеруча зур игътибар бирелә, – дип ассызыклады ул. – Дөнья бик тиз үзгәрә, урман янгыннарын сүндерү, урман янгыннары станцияләре эшен оештыруда да яңа техник чаралар һәм методикалар барлыкка килә. 5 көн эчендә сезнең өчен киләчәктә кирәкле булачак белемнәрне бирә алырбыз, дип ышанам».

«Урманнарны янгыннан авиацион һәм җир өсте чаралары белән саклау» программасы буенча квалификация күтәрү курслары ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, Урман янгыннарын сүндерү үзәге белгечләре, урманчылыклардагы җитәкче-урманчылар, урман хуҗалыклары директорлары, II һәм III типтагы урман янгыннарын сүндерү станцияләре башлыклары өчен оештырылган. Әлеге курсларда 83 кеше үз квалификациясен күтәрер дип көтелә. Укулар 2016 елның 27 ноябренә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International