«Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ Столбище кишәрлегенең урман остасы Гүзәл Сабирова Лаеш муниципаль районының «Усадский подрост» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен «Урман һәм биотөрлелек» темасына дәрес үткәргән.
Дәрес барышында Гүзәл Сабирова укучыларга Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, урманнарны торгызу һәм үрчетү буенча башкарыла торган эшләр, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясының төрлелеген саклауның әһәмияте турында сөйләгән.
Очрашу кысаларында «Усадский подрост» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар табигатькә сакчыл караш темасына рәсемнәр ясаган.