Лубян урман-техника көллиятенең 33 нче бакча-парк төркеме студентлары Анастасия Караморкина һәм Снежанна Кодес махсус урта уку йортлары студентлары өчен WorldSkills Russia төбәк чемпионатының «Ландшафт дизайны» компетенциясе буенча ярышларда катнашканнар. Ярышлар «Казан төзелеш көллияте» ДАҺБУ базасында узган.
«Шартлары буенча катнашучыларга 5 модульдән торган конкурс биремен үтәргә кирәк иде: терәк дивар корылышы, насос системасы булган сулык, юллар түшәү, агач корылмалар әзерләү, үсемлекләр утырту. Яхшы нәтиҗәләргә өметләнәбез, – дип сөйләде көллият укытучысы һәм команданың тренеры Наталья Сираҗетдинова. – 2 атнадан соң ярышларга нәтиҗә ясалачак».
Исегезгә төшерәбез, һөнәри уку йортлары студентлары өчен WorldSkills Russia төбәк чемпионаты 17 ноябрьдә башланып киткән иде. Анда бөтен республикадан 1,8 меңнән артык конкурсант катнаша. Чемпионат 19 шәһәр-авылларда уза: Казан, Чаллы, Бөгелмә, Түбән Кама, Алабуга, Лениногорск, Әлмәт, Зеленодольск, Иннополис, Тәтеш, Буа, Лаеш, Арча, Мамадыш, Аксубай, Зәй, Сарман, Кукмара һәм Байлар Сабасы. Ярышлар нәтиҗәсендә һөнәри уку йортларының иң яхшы студентлары ачыкланачак, алар Татарстанны Бөтенроссия WorldSkills Russia ярышларында күрсәтәчәк.