«Яшел лампа» республика әдәби бәйгесенә эшләр кабул итү дәвам итә. Аны оештыручы – ТР Түбән Кама муниципаль районының «Балалар экология-биология үзәге» өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе.
Бәйге гомуми белем учреждениеләренең 3-11 сыйныф укучылары арасында ике – «экологик әкият» һәм «шигырь» номинацияләрендә үткәрелә. Бәйгенең темасы – Татарстан Республикасы табигате, кеше һәм табигать мөнәсәбәтләре, «кече туганнарыбызга» сакчыл караш.
Бәйгедә катнашу өчен гариза һәм эшләрне 2021 елның 1 декабренә кадәр debc-nk@mail.ru электрон адресына җибәрергә кирәк.
Исегезгә төшерәбез, «Яшел лампа» республика әдәби бәйгесе укучыларның «Табигать һәм без» X Республика экология фестивале кысаларында оештырылган. Бәйге һәм фестиваль турында тулырак мәгълүматны түбәндәге сылтама аша белергә мөмкин:
https://edu.tatar.ru/upload/storage/org1614/files/природа%20и%20мы%202021.pdf.