ТР «Чирмешән урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре үсеп килүче буынга экологик белем һәм тәрбия бирү буенча эш алып бара. Аның кысаларында Чирмешән муниципаль районының мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү учреждениеләрендә төрле дәресләр, лекцияләр, презентацияләр, мастер-класслар үткәрелә.
«Урманны саклагыз» дигән темага чираттагы дәрес «Чирмешән лицее» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учрежденисенең 2 нче сыйныф укучылары өчен узды. Дәрес барышында белгечләр укучыларга урманнар, аларның мөһим экологик, икътисади һәм иҗтимагый функцияләре, урманнарда яшәүче хайваннар һәм кошлар турында сөйләде. Урманнарда янгын һәм санитар куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүгә аерым игътибар бирелде.
ТР «Чирмешән урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары Әлфинур Җиһаншина сүзләренә караганда, киләсе дәрес «Чишмә төп гомуми белем бирү мәктәбе»нең «Чыршыкай» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен үткәреләчәк.