Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы урман үсемлекләре орлыкларын саклау кагыйдәләре турында искәртеп уза.
Орлыкларның чәчүлек сыйфатын саклауны тәэмин итү өчен, аларны саклау махсус җиһазландырылган складларда – орлык саклау урыннарында башкарылырга тиеш. Мондый бина киштәләр яки бүленгән урыннар белән җиһазландырылган, табигый яки мәҗбүри вентиляция, билгеләнгән нисби дымлылыкны һәм һава температурасын үлчәү приборлары белән тәэмин ителгән булырга тиеш. Складта һаваның чагыштырма дымлылыгы 70% артмаска тиеш.
Орлыкларны саклау урыннары, савытлар һәм кулланыла торган инвентарь даими йогышсызландырып торылырга тиеш. Мондый урыннарда башка төрле әйберләрне һәм кондицион булмаган орлыкларны саклау тыела.
Ылыслы үсемлекләрнең орлыклары (кедр наратыннан тыш) һәм яфраклы үсемлекләрнең вак орлыклары герметик ябык савытларда (пыяла шешәләр, пластик савытларда яки тимер канистраларда) яисә 0,1-0,2 мм калынлыгындагы пленкадан ябыштырып куелган полиэтилен капчыкларда сакланырга тиеш.
Пыяла шешәләр, пластик савытлар яки тимер канистраларны кулланганда, аларны герметиклап ябу тиешле капкач сайлап һәм, кирәк булган очракта, авызларын полиэтилен белән каплап, тыгыз шпагат белән бәйләп куеп яки герметиклый торган материал белән сылап гамәлгә ашырыла.
Яфраклы үсемлекләрнең эре орлыкларын (имән чикләвегеннән тыш) һәм эрбет наратын бер елга кадәр ачык юл белән – әрҗәләрдә, ларьларда, җылытылмый торган коры биналарда капчыкларда сакларга мөмкин. Шул ук вакытта ларьларны яки тартмаларны тимер ятьмә белән тарттырып, тозаклар яки куркыта торган җайланмалар кулланып, орлыкларны кимерүчеләр тарафыннан зыян салынудан саклау тәэмин ителә.
Имән чикләвеген кышкы саклауга урнаштырганчы, аларны алдан җылытылмый, җилләтелә торган яисә өстендә әвеслек булган урыннарда сакларга кирәк. Орлыклар юка катлам итеп җәеп салына һәм, кирәк булганда (үзлектән җылынганда яки парланган очракта) болгатып торыла. Кышкы саклауга урнаштырыр алдыннан имән чикләвекләре флотацияләнә (бу вакытта корткычлар һәм гөмбәчекләр зыян салган, өлгереп җитмәгән һәм корыган чикләвекләр алып ташлана), алга таба корытыла. Кышын имән чикләвекләре траншеяларда, кар астында, шулай ук агып торучы суда саклана.
Өрәңге һәм корычагач орлыклары тартмаларда, кәрҗиннәрдә яки кәгазь капчыкларда 50 см артмаган катлам итеп саклана.