«Табигать дуслары» һәм «Урман дуслары» мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүче балалар күркә җыюда катнашкан

2021 елның 25 ноябре, пәнҗешәмбе

Түбән Кама районының Красный Ключ урта мәктәбенең «Табигать дуслары» мәктәп урманчылыгында һәм 21 нче урта мәктәпнең «Урман дуслары»  мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче алалар Түбән Кама урманчылыгы хезмәткәрләренә ылыслы токым күркәләрен җыюда ярдәм иткәннәр. Укучылар һәм белгечләр көче белән барлыгы 10 кг күркә җыелган.

«Урман дуслары» мәктәп урманчылыгы әгъзалары инде берничә тапкыр урман культураларын утыртуда һәм аларны агротехник яктан карау эшләрендә катнаша. Хәзер исә, киләсе елда, нарат үсентеләрен үстерү өчен орлыкларны да мөстәкыйль рәвештә чәчә алачаклар. Бу бик файдалы тәҗрибә», – ди педагог-оештыручы, берләшмә җитәкчесе Фәридә Нәбиуллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International