«Сказка» катнаш төрдәге балалар бакчасында «Макулатура тапшыр – агачны коткар» дигән экология акциясе узган

2021 елның 26 ноябре, җомга

Тәтеш шәһәренең «Сказка» катнаш төрдәге балалар бакчасында «Макулатура тапшыр – агачны коткар» дигән экологик акция булып узган. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, аларның әти-әниләре һәм педагоглары көче белән 469 кг макулатура җыелган.

Акциягә йомгак ясауда Тәтеш урманчылыгының урманны саклау һәм яклау инженеры Виктор Зайкин катнашкан. Ул балаларга макулатура җыюның һәм аны алга таба эшкәртүнең мөһимлеге турында сөйләгән, шулай ук аларга табигатьне саклау һәм әйләнә-тирә мохитне яхшырту бурычларын үтәүгә өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International