Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы коллективы Ринат Семенович Елисеев вафат булуына бәйле рәвештә туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.
Без сезнең белән бергә кайгырабыз. Ринат Семенович акыллы, игелекле һәм ярдәмчел кеше иде, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгын үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш керткән югары квалификацияле белгеч булды. Аның якты истәлеге безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланыр.
Елисеев Ринат Семенович (31.08.1948 - 28.11.2021) урман тармагына 30 елдан артык гомерен багышлаган шәхес. Ул цех инженеры, урманны саклау һәм яклау инженеры, Арыш урманчылыгы урманчысы, баш урманчы, Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы директоры, Шәһәр яны урман хуҗалыгының урманнарны саклау һәм яклау инженеры, Алабуга урман хуҗалыгының баш урманчысы, Зеленодольск урман хуҗалыгының инженер-урман патологы, «Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәгенең урман патологы кебек вазыйфаларда эшләде.