«Урманны саклыйк!» бөтенроссия акциясе тәмамланды: 2021 елда иң эре урман торгызу кампаниясенең төп йомгаклары

2021 елның 29 ноябре, дүшәмбе

Узган атна ахырында Кырымда 2021 елда «Урманны саклыйк!» бөтенроссия акциясенең финал чарасы булып узган. Хәзерге вакытта акциянең оештыру комитеты сезонга йомгак ясый. 3 декабрьдә ТАСС матбугат үзәгендә йомгак ясый торган матбугат конференциясе узачак.

Агач утырту чараларында гадәттәгечә Россиянең 85 төбәгеннән вәкилләр катнашкан. Проектның интерактив картасында  https://сохранимлес.рф/ сайтында 2021 елда барлыгы 4 меңнән артык агач утырту ноктасы теркәлгән.

«2021 ел «Урманны саклыйк» акциясенең зур потенциалы булуын ачык күрсәтте. Беренчедән, быел без 70 миллионнан артык агач утырта алдык – мондый югары планканы без беренче тапкыр яуладык. Ә бөтен ил буйлап 3 ел дәвамында уздырылган акция барышында 150 миллионнан артык агач утыртылды. Икенчедән, быел акциядә узган елга караганда 200 меңгә күбрәк кеше катнашкан. Волонтер оешмаларыннан һәм корпоратив волонтерлардан катнашучылар саны арткан. Боларның барысы да акциягә карата кызыксыну хисенең артуы, урманнарны торгызу эшчәнлегендә аның роле көннән-көн арта баруы турында сөйли, 3 ел эчендә без Россия экологиясе турында кайгыртуга үз өлешебезне кертә алган шартлар тудырдык», – дип шәрехләгән Россия Федерациясе табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары Сергей Аноприенко.

Быел урман янгыннары вакытында зыян күргән төбәкләргә аерым басым ясалган. Акция август аенда Якутиядә башланып киткән. Нибары бер атна эчендә бер миллион үсенте утыртылган. Акцияне оештыручылар Чиләбе өлкәсен дә читләтеп узмаган. Анда «Урманны саклыйк» акциясе кысаларында Джабык һәм Запасное кебек зыян күргән бистәләрдә агачлар утыртылган, биредә элек уникаль нарат урманы булган, ләкин бу җәйдә ул янып көл булган. Күләмле чаралар Карелиядә дә үткәрелгән, анда җәй көне булган янгын вакытында 22 мең гектар урман юкка чыккан: җирле халык һәм урманчылык хезмәткәрләре тырышлыгы белән анда 100 000 гә якын үсенте утыртылган.

Иң төньяк нокта – Ямал-Ненец автономияле округы, анда Сеяхин мәктәп-интернаты территориясендә кәрлә каеннар утыртылган.

Агач утырту эшләренең иң көньяк ноктасы – Дагыстанда, Кавказ таулары итәкләрендә. Иң көнчыгыш нокта – Камчатка крае, чара Ключевская күле янәшәсендә узган, ә көнбатышта – Калининград өлкәсендә, Правдинск шәһәрендә агачлар утыртылган.

Быел утыртылган агачлар саны буенча төбәкләрнең топ-5 исемлегенә Белгород, Ленинград, Төмән, Түбән Новгород өлкәләре һәм Алтай крае кергән.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында «Урманны саклыйк»  бөтенроссия акциясе кысаларында 589,5 гектар мәйданда 1,8 млн. данә агач утыртылды. Акциягә 20 меңнән артык кеше кушылды.

Белешмә өчен.

Беренче тапкыр «Урманны саклыйк» бөтенроссия акциясе илдә 2019 елда үткәрелгәнде. 3 елда 150 млн. агач утыртылды. Экологик инициатива хаклы рәвештә Россиядә иң зурлардан санала башлады. Акцияне РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы, «Хәтер бакчасы» АКО һәм «Илкүләм өстенлекләр» АКО оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International