Бүген Министрлыкта аппарат киңәшмәсе булды, анда беркетмә йөкләмәләренең үтәлеше каралды. Киңәшмәне ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров үткәрде. Чарада министр урынбасарлары, эшләр белән идарә итүче, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Киңәшмә барышында федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру, файдалану өчен исәпләнгән диләнкене үзләштерү, республика предприятиеләренә агач китерү, мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерү, Татарстан Республикасының дәүләт телләре турындагы законнарын үтәү һ.б. мәсьәләләр тикшерелде.
Чыгышларны тыңлаганнан соң, урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хезмәткәрләргә урман тармагын цифрлаштыру, ведомство буйсынуындагы учреждениеләр хезмәткәрләрен укыту һәм «2021 елда Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының эш йомгаклары һәм 2022 елга бурычлары турында» дигән темага коллегиянең киңәйтелгән утырышын үткәрүгә әзерлек белән бәйле берничә йөкләмә бирде.
«Моның белән беррәттән, урман законнары бозылу очракларын ачыклау һәм кисәтүне, шулай ук халык арасында аңлату эшләре уздыру, шул исәптән ауган агачларны җыю кагыйдәләре үтәлешен контрольдә тоту эшен көчәйтергә кирәк», – дип ассызыклады министр.