«Арча урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре урман тармагы ветераны Әминә Галимҗанованың хәлен белеп, аны 80 яшьлек юбилее белән котлаганнар. Очрашу барышында белгечләр Әминә Әхмәдиевнага бүләк тапшырганнар һәм аңа ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм озын гомер теләгәннәр.
Галимҗанова Әминә Әхмәдиевна 30 елдан артык Арча урман хуҗалыгында эшләгән. Башта ылыслы-витаминлы он җитештерү цехында эшләгән, аннары – агач эшкәртү цехында, анда совет чорында савыт-саба, себеркеләр, мунчала һәм агачтан башка әйберләр ясый торган булганнар.
Тырыш хезмәте һәм урман хуҗалыгын үстерүгә керткән өлеше өчен Әминә Әхмәдиевна Арча урман хуҗалыгының мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән берничә тапкыр бүләкләнгән.