Балык Бистәсе муниципаль районының Югары Тегермәнлек урта мәктәбенең «Каенкай» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар «Кошлар ашханәсе» акциясендә катнашканнар. Чара барышында балалар мәктәп территориясендә кошлар өчен җимлекләр ясап элгәннәр.
«Әлеге акция безнең мәктәптә инде традициягә керде, – дип сөйли татар теле һәм әдәбияты укытучысы, «Каенкай» берләшмәсе җитәкчесе Рамазан Кәбиров. – Кышын кошларны тукландыру яшь буынның экологик культурасын формалаштыруга ярдәм итүче иң мөһим табигатьне саклау һәм экологик әһәмиятле чараларның берсе булып тора. Шулай ук без кошларның баш санын һәм төрләрен саклауга да үз өлешебезне кертә алабыз».